2025 елның 04 февралендә Югары Субаш авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе Сабиров Ирек Саяфович ветераннарны өйләрендә котлады. Чарада мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм укучылары, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге, авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Ветераннар бүләкләрне рәхмәт белән кабул иттеләр һәм тынычлык, сәламәтлек теләделәр.