Бүген, 30 нчы гыйнвар, "Факел" яшьләр(яшүсмерләр) үзәгендә Балтач район Советы, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр арасында интеллектуаль чара уздырды.
Чара коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләрендә юридик грамоталылык, коррупциягә каршы кануннар һәм хокуклар өлкәсендәге белемнәрен тикшерү буенча "Игра чесТноков" дип аталган брей-риг уен рәвешендә барды.
Берничә раундтан торган әлеге уенда районыбының Үзәкләштерелгән бухгалтерия, Социаль фонд һәм Социаль яклау үзәге хезмәткәрләреннән торган командалар көч сынашты. Уенны Балтач район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина, Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова, Балтач район башкарма комитетының юридик отдел җитәкчесе Ренат Сабит улы Фатыхов зур кызыксыну белән күзәтте һәм үз фикерләрен җиткерде.
Энҗе Фәритовна шулай ук район сайтында уздырылган онлайн-сораштыру нәтиҗәләре белән дә таныштырып узды. Безнең бурыч - райондашларыбыз үзаңында намус белән эшләү һәм яшәүнең никадәр мөһим һәм гадәти булуына ышаныч тудыру, әхлакый чикләүләрен барлыкка китерү, үзебезнең хезмәт вазыйфаларын төгәл һәм дөрес башкару, дип искәртеп узды ул.
Уен нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.