Кызганычка каршы, дөнья тарихында искә төшерү, уйлау, сөйләү бик авыр, ләкин кирәкле ачы битләр бар.
Холокост-кешелек тарихында иң бөек фаҗигаләрнең берсе (1933-1945). 12 ел дәвамында Германия нацистлары бөтен бер милләтне - яһүдләрне тулысынча юк итәргә тырышканнар. Аларны массакүләм атуларга дучар иткәннәр, газ камераларында агулаганнар, авыр эшләрдә хәлдән тайганчы китергәннәр, аларда төрле медицина тәҗрибәләре үткәргәннәр. Гадәттә Холокост яһүдләргә каршы гына юнәлдерелгән дип күздә тотыла. Әмма нацистлар башка халыкларны да, шулай ук хәрби әсирләрне, нацистлар партиясе сәясәте белән килешмәүчеләрне, дин тотучыларны, авыруларны, инвалидларны юк иткәннәр.…
Киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен бүген, 27 гыйнварда уза торган Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне алдыннан, Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалының беренче курс студентлары белән хәтер дәресендә сөйләштеләр. Шулай ук студентлар әлеге кешелексез күренешкә багышланган китаплар һәм фильмнар белән таныштылар.