2024 нче елның 17 нче гыйнварында Югары Субаш авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Анда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Гөлнара Миңнехәй кызы, полициянең өлкән участок хезмәткәре Сафиуллин Айдар Ифрат улы, урман хуҗалыгы инспекторы Низаметдинов Марсель Минһаҗ улы, җирлек башлыгы Хөснетдинов Азат Альберт улы, җирлек депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнаштылар.
Сессия узган елга йомгак ясады, җирлек башлыгының отчетларын, УУП Сафиуллин А. И.ның йомгаклау отчетын, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нурмөхәммәтова Ф. Н. ның отчетын, прокурор ярдәмчесе Галиуллина Г.М. ның чыгышын, китапханә һәм клуб мөдирләренең отчетларын тыңладылар.