Гаилә белеме дәресе үткәрелде

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2025 елның 21 нче гыйнварында МББУ «Балтач урта гомуми белем  мәктәбендә» 10 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге белгече Раушания Нәкыйпова ЗАГС органнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булган гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның чыгышында гаилә, аналар, балачак институты статусын күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгәнтемалдар яктыртылды.

Балалар Россия Федерациясенең законнар базасы белән таныштылар: никахлашу шартлары, никах яше ничә елга билгеләнә. Ахырдан фикер алышуда актив катнаштылар һәм көтелмәгән кызыклы сораулар бирделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International