22 октябрь көнне узәк китапханәнең уку залында якташыбыз Ленура Сафинаның "Югалган эзләр буйлап" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Авторны котларга шушы олы хезмәтне чыгаруда ярдәм иткән якыннары, иҗатташ дуслары, китап сөюче райондашлар килде. Туган төбәгебез тарихы хакында фикер алышу, китап кысаларыннан чыгып, киң күләм алды. Кичә шигърият, җыр-моң белән үрелеп барып, бик тулы һәм кызыклы булды.