Бүген район мәдәният үзәгендә 5 нче декабрь - Волонтерлар көненә багышланган бик матур чара узды.
Һәркем үзен генә кайгырткан заманда безнең янәшәдә үзләренең вакытларын, көчләрен, бер рәхмәт сүзе дә көтми башкаларга биргән олы йөрәкле волонтерларыбыз яши.
Махсус хәрби операция башлану белән волонтерларның хезмәтләре дә бәяләп бетергесезгә әйләнде. Алар ерак җирләрдә илебез өчен көрәшүче, безнең тынычлыкны саклаучылар өчен көнне-төнне белми, кирәкле ярдәмне әзерлиләр, туплыйлар, ерак юлларны гизеп, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп егетләргә илтеп тапшыралар. Агымдагы елда гына да районыбыздан 30 дан артык йөк махсус хәрби операция зонасына җибәрелде.
Бүген район мәдәният үзәгендә волонтерлар бик бай күргәзмә оештырган иделәр. Күргәзмәдә күпме көч, вакыт, сабырлык сораган продукция, москит челтәрләре, окоп шәмнәре, мичләр, чәйләр, кипкән җиләк-җимеш, хәтта тиз җыела һәм сүтелә торган мунча да бар иде. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин актив волонтерларны бүләкләп узды.
Районыбызның олы йөрәкле, мәрхәмәтле, киң күңелле волонтерлары белән без чын күңелдән горурланабыз. Аларның күңел кушуы буенча куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Матур тормыш, якты киләчәк, ныклы сәламәтлек Сезгә!