Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар, җирлек депутатлары! Сезне, чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм!
Җирле үзидарә - элек-электән кешеләргә иң якын хакимият органы булган. Бүгенге җәмгыятьтә җирле үзидарә хезмәтенә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк. Тормыш алга бара, таләпләр арта һәм җирле әһәмияттә булган мәсьәләләрне хәл итүдә үзидарә хезмәткәрләре мөһим урын били. Нинди генә очракта да әлеге тармактагы үзгәрешләргә җаваплы карап, мәсьәләгә тиз арада төшенгән, эшчәнлекне җайга салып, дөрес юнәлеш алуына ныклы җирлек булдырган барлык хезмәткәрләргә хөрмәтебез зур.
Лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбызга җирле үзидарәләр үсешенә, районыбыз тарихын төзүгә керткән хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Халык белән эшләү, җитәкчелек итү беркайчан да җиңел булмаган. Ә бүгенге хәбәрдарлык, хокукый үзгәреш чорында әлеге тармакта хезмәт куючыларга белемле, көчле оештыручы, оста психолог һәм идарәче булу өстенә башка бик күп сәләтләргә ия булырга кирәк.
Бәйрәм белән котлап барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә бөтенлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.