6 нчы декабрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Светлана Ганеева янгын куркынычсызлык чаралары турында сөйләп узды. Янгын булмасын өчен вакытында чаралар үткәрергә кушты.
Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина инвалидлар декадасы узуы турында сөйләде. Аз керемле инваалидларга хәйрия ярдәме күрсәтү өчен хатлар таратты.
Социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Ризванова социаль хезмәткәрләрне 2025 елга тарифлар белән таныштырды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында Балтач районы ЮХИДИ Лилия Һадиева һәм Айрат Садыйков сөйләделәр. Алар 28 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр «Җәяүле» юл хәрәкәте иминлеге айлыгы турында сөйләделәр, өлкән яшьтәге гражданнарның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар сатып алырга киңәш иттеләр.
Кулланучылар хокуклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова сөйләде.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.