Балтач районы җылыту сезонына тулаем әзер!
Бүгенге көндә районда 122 җылылык бирү объекты, шуларның барысын да Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт комиссиясе килеп, тикшереп җылыту сезонына кабул итте.
Хөрмәтле райондашлар!
Һәрберебез өйдәге газ мичләренең төзеклегенә дә игьтибарлы булсак иде. Фаҗигаләр булмасын өчен газ һәм мичкә ягу системасының төзеклеген һәрвакыт карап, тикшереп торырга кирәк. Төзек булмаган газ, утын мичләре, газ приборлары, двигательләре кеше тормышы өчен куркыныч сөрем газы бүлеп чыгара. Мич юллыклары чиста һәм төзек булмаган очракта өйдә, бина эчендә сөрем газы җыелу ихтималы зур. Чөнки җилләтү юллыклары тулысынча эшләми. Бигрәк тә күп итеп кар яуган, буранлаган, һава торышы кинәт үзгәргәндә игътибарлы булырга кирәк. Температура тирбәлешләре, көчле җил, ишелеп кар явулар төтен, һава йөрү юллык-ларына зыян китерергә, боз кату ихтималын тудырырга мөмкин. Ә болар мичнең суыру көчен киметә яки бөтенләй туктату куркынычы тудыра. Нәтиҗәдә газ янганнан калган калдык юллык аша өлешчә яки бөтенләй урамга чыга алмый һәм ул өйгә тарала.