Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе 8-10 ноябрь көннәрендә узачак.
Диктантны дистанцион рәвештә язучылар өчен «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында 11:00 дә эфир булачак.
Диктантта катнашучылар өчен өч дәрәҗә текст әзерләнгән. Быел беренче тапкыр диктантны латин хәрефләре белән язарга мөмкин булачак.
Узган ел акция 31 илдә узды, 5 меңнән артык мәйданчыкны колачлады. Онлайн диктантны 31 меңгә якын кеше язган, миллионнан артыгы диктантта төгәл катнашкан.
Нокталарны оештыручыларга, үз урыннарын күрсәтеп, сайтта теркәлергә кирәк. Онлайн диктант язучы катнашучылар шулай ук теркәлергә тиеш. Кәгазьдә диктант язучылар өчен теркәлү таләп ителми.