Балтач районында махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сержант Фәнзил Шакиров истәлегенә кул көрәше буенча турнир узды.

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

26 нчы октябрь көнне «Балтач» спорт комплексында 2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында 2023 нче елда махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сержант Фәнзил Рәис улы Шакиров истәлегенә кул көрәше буенча турнир узды.

Турнирда Карадуган, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицеенан, Кече Лызи, Норма, Балтач, Шубан, Кенә, Чепья, Арбор, Яңгул, Борбаш, Нөнәгәр, Смәил мәктәпләреннән 90 спортчы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International