Китапка мәхәббәт сабый чактан ук, бакча чорыннан ук бала күңеленә салына. Әле укый белмәсә дә, тәрбияче апаларына ияреп, матур рәсемле китаплар аша, балалар серле, тылсымлы дөньяларга кереп китәләр. Китап һәрвакыт тәрбияли. Ул Ватанны, әти-әнине яратырга, якыннарны һәм дусларны хөрмәт итәргә, табигатькә карата кешелекле, тормышта гадел булырга чакыра, кешедә бик күп күркәм сыйфатлар булдыра.
23 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балачактан аерып булмый китапны» дип аталган библиодесант белән 4нче номерлы балалар бакчасына килделәр. Биредә алар «Приобщение дошкольников к книге и чтению: игровые технологии и методические подсказки» дип исемләнгән региональ семинарда катнаштылар. Китапханәче, Кызыл Калфак, Бүре катнашында миниспектакль аша алар семинарда катнашучыларга балаларны китапка тарту серләрен ачтылар.