Бүген илебездә үзенчәлекле зур бәйрәм – Әтиләр көне! Әлеге бәйрәм ел саен октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Нәкъ әниләр кебек үк, әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. Әти – гаиләнең яклаучысы, туйдыручысы, җил - яңгырдан саклаучысы, мал табучысы, ныклы терәге, киң җилкәсе белән таулар күчерергә әзер кеше. Тәүге сабые якты дөньяга килгәч, һәр ир-ат та "әти" дигән иң дәрәҗәле исемне йөртә башлый. Хатын-кызлардан аермалы буларак, ир-атларда әтилек хисе башкачарак формалаша. Тик әлеге хис йөрәгенә кереп урнашкан минуттан алып, әтиләр үз балаларының иминлеге өчен җаннарын ярып бирергә әзер затларга әйләнәләр. Аларның яратуы да аерым: сабырлыкка, яклауга һәм саклауга уралган. Баланы киендерү, төрү, бишек җырын җырлап йоклату әниләргә генә түгел, әтиләргә дә эләгә бит.
Әтиләр көне уңаеннан, бүген "Дулкын" бассейнда, ялгызы гына бала тәрбияләүче әтиләр, шулай ук, дүрт һәм аннан дә күбрәк балалы әтиләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Чараны уздыруга һәм чәй өстәле әзерләүгә иганәчелек ярдәме күрсәткән "Игенче" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдинов – үзе дә күпбалалы әти, районыбызның Әтиләр союзы рәисе.
Бәйрәм чарасында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Район башлыгы бәйрәмгә килгән гаиләләр белән аралашты, әти кешенең тормыштагы ролен бәяләп, ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук форсаттан файдаланып, Рамил Рәшит улы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм "әти" исемен горур йөртүче солдатларны да җылы хисләр белән искә алды.
Чара барышында әтиләр балалары белән тренажерлар залында шөгыльләнделәр, психолог белән үткән викторинада катнаштылар, кул эшләре буенча мастер-класс узу мөмкинлегеннән файдаландылар, бергәләшеп бассейнда су коендылар. Әтиләр өчен дә, балалар өчен дә бәйрәм чарасы истә калырльлык күңелле һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. Бәйрәм бүләк-күчтәнәчләрсез дә узмады. Һәр катнашучы район башлыгының татлы күчтәнәчләренә ия булды!
Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, аның дус-тату гаиләнең терәге икәнен сизеп яшәсеннәр иде! Бүгенге кебек матур эчтәлекле чаралар районыбыз өчен дәвамлы булсын!