Чишмәләрне саклау - изге эш.
Һәр йортка кадәр су китерелгәч, гасырлар буена саклап, чистартып, тәрбияләп торган чишмәләр күпмедер ятим калган иделәр. Шөкер, соңгы елларда районыбызда чишмәләрне төзекләндерү матур гадәткә әйләнде.
Бүген нөнәгәрлеләр өчен дә сөенечле көн булды. Авыл халкы яратып эчкән Сәлия чишмәсе төзекләндерелеп, яңа сулыш алып, авыл эченнән үк ага башлады. Бүгенге чишмәне ачу тантанасына Нөнәгәр халкы гына түгел, читтә яшәгән авылдашлары, дәрәҗәле кунаклар да кайтты.
Нөнәгәрлеләр әлеге эшне башкаруда зур тырышлык һәм инициатива күрсәткән авылдашлары Фаяз Фәнил улы Шакировка зур рәхмәтле. Җирлекнең матур киләчәге, төзеклеге өчен чын күңелдән хезмәт куйган авыл җирлеге башлыгы Илһам Наил улы Закировның тырышлыгын да билгеләп үтми булмый.
Авыл халкының зур сөенечен без дә уртаклашабыз! Чишмәнең суы мул булып, күп еллар ургып агарга, ә авыл халкына аның шифасын тоярга насыйп булсын!
Изге эшләр башкарган, олы йөрәкле, горурланырлык кешеләре белән бай ул Балтач!