ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

 

 

ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

 

2013 елнын 4 нче октябрь көнне  «Татарстан» ҖЧҖ ашханәсендә өлкәннәр көне үткәрелде. Салавыч авыл җирлегендә, барысы 393 пенсионер бар. Шуларның 258 е колзозда эшләп, 60 ы бюджеттан, 29 ы инвалидлыктан, 46 пенсионер торле оешмалардан эшләп чыкканнар.318 пенсионерга «Татарстан» ҖЧҖ тарафыннан 350 сумлык пакет таратылды. 29 пенсинерга 200 сумнан авыл җирлеге аша пакет бирелде. 140 пенсинер ашханәдә чәй табынына җыелып кунак булдылар, алар хөрмәтенә авыл үзешчәннәре концерт куйды.

Шушы чарада 50 ел бергә яшәгән юбилярлар – Биктәш авылыннан Иванов Вячеслав Иванович белән Иванова Зинаида Павловна, Яна Салавыч авылында яшәүче Галимзянов Мансур Галимзянович белән Галимзянова Әлфия Ибрагимовналар тантаналы рәвештә тәбрикләнде.

Аларга Салавыч авыл җирлеге һәм «Татарстан» ҖЧҖ тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Иванов Вячеслав Иванович белән Иванова Зинаида Павловна гомерләре буе «Татарстан» ҖЧҖ тә гади колхозчы һәм терлекче булып эшлиләр. Ике кыз үстереп олы тормыш юлына озатканнар. 5 оныкларына, 2 оныкчыкларына куанып яшиләр.

Галимзянов Мансур Галимзянович белән Галимзянова Әлфия Ибрагимовналар да «Татарстан» ҖЧҖ тә гади колхозчы һәм терлекче булып эшләгәннәр. Алар 6 бала үстереп, аларның шатлыкларына куанып яшиләр. 4 онык, 4 оныкчык аларга яшәргә көч бирә.

Өлкәннәр бәйрәмнән бик кәнагать һәм бик рәхмәтле булып таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International