Бөрбаш мәдәният йортында «Бу доньяда юкка яшәлмәгән» исемле кичә үтте. Авылдашыбыз, Казан хастәханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән, авыл халкына күп тапкырлар ярдәм кулы сузган, Татарстан Республикасынын атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Садыйкова Сәрия Мансур кызының 60 яшьлек юбилей уңаеннан кичә уздырылды. Кичәдә Сәрия апаның балалары, туганнары, авыл җирлеге башлыгы С.Ш.Хакимов, күмәк хуҗалык җитәкчесе Р.Ф.Солтанов, урта мәктәп директоры Г.Г.Бариева, район үзәк хастәханәсе табибы К.В.Низамиев, Балтач районы мохтәсибе, Татарстан Республикасы диния нәзәрәтенең баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, классташлары, авылдашлары изге теләкләр теләделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Җырчыларыбыз Нәҗип Әминов, Гүзәлия Хөснетдинова, Рифат Гильмуллин, Фәргать Мифтахов, бию коллективы, Мөдәрис Габдрахманов, Гөлфинур Корбангалиева, Сәвия апа Файзрахманова бәйрәмебезгэ тагыда ямь өстәделәр. Кичә Сәрия апаның йомгаклау сүзләре белән тәмамланды. Күңелләргә ниндидер мәрхәмәтлелек хисе уята торган кичә авыл халкына күп тапкырлар әле хәтер сандыгын яңартыр. Шунысы куанычлы, кешеләргә изгелек кылган кешене халкым олылый, хөрмәт итә белә.