9 июль көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Директор урынбасары Лилия Гарипова социаль хезмәткәрләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Бу темага янгын сүндерүче белән эшләү буенча практик дәрес үткәрелде..
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина инновацион технологияләр буенча эшне активлаштыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында башкарылган эшләрне яктырту турында искә төшерде. Социаль хезмәткәрләргә «Озак сроклы карау системасы» бланкларының расланган формаларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатты.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.