«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!» дип исемләнгән квест-уен

2024 елның 7 июне, җомга

«Яклау» федераль оператив-профилактик чара уздыру кысаларында, Норма урта мәктәбе каршындагы «Ромашка» җәйге мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры балалары өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре Лилия Һадиева, Владислав Волков, муниципаль хезмәткәр Раушания Нәкыйпова, Наз үзәгенең социаль педагогы Олесей Хәмидуллина тарафыннан «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы буларак бел!» дигән квест-уен үткәрелде.

Әлеге чараның максаты-балаларның уен эшчәнлеге барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, урамнарда һәм юлларда дөрес тәртип формалаштыру.

 Балалар станцияләр буйлап үттеләр, куелган бурычларны ребуслар һәм кроссвордлар рәвешендә хәл иттеләр, юл билгеләрен кабатладылар, ДПС хезмәткәре китергән мисалларны чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International