Җәйге каникуллар балалар өчен күңелле вакыт. Елгада, күлдә һәм диңгездә коену, велосипедта һәм самокатта йөрү, урманга походлар һәм тагын бик күп күңел ачуларны җәйге чорда балалар көтеп ала. Җәй матур һәм куркыныч вакыт. Каникул башлангач, балаларны юлларда, сулыкларда, урманда, уен мәйданчыкларында, бакчаларда һәм ишегалларында зур куркыныч яный.
Гаилә елы һәм балаларны яклау көненә багышлап каникул вакытында балаларның бәхетсезлек очракларын һәм имгәнүләрен булдырмас өчен «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Ата-аналар өчен киңәшләр» дигән социаль акция үткәрделәр. Төп игътибар төрле профилактик исәптә торучы гаиләләргә, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә бирелде.
Ата-аналар белән балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлек һәм сәламәтләндерү турында, ялларын дөрес оештыру, яңа туган һәм кечкенә балаларны карау, туклануны оештыру, авыруларны кисәтү, бәхетсезлек очракларын булдырмау, имгәнүләрне, агулануларны булдырмау мәсьәләләре буенча профилактик эш башкарылды. «Ата-аналар игътибарына: үсмер белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзү», «Җәй - юлларда зур куркыныч янау вакыты» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Гаиләләр өчен шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, торак йортларда һәм мунчаларда кулланыла торган җылылык системаларының төзеклеге һәм автоном янгын хәбәрчеләре тикшерелде.