Бүген IV чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач районы Советының XXXVI утырышы узды.
Көн тәртибендә:
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында бюджет процессы
турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү
Балтач муниципаль районының депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата үзенең, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса, җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү Тәртибенә үзгәрешләр кертү
✅Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының маневрлы муниципаль торак фонды биналарыннан торак бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү
✅«Норма» сәнәгать паркы һәм «Балтач» Агросәнәгать паркы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренә аренда түләүләре буенча ташламалар билгеләү
✅«Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2024 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру буенча фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү
✅«Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы
гражданы» исемен бирү
✅ Балтач муниципаль районында Гаилә Елы кысаларында үткәрелә торган чаралар
✅Балтач район Советының 2023 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше
✅Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру
Көн тәртибе буенча чыгышлар тыңланганнан соң, тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышны район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.