Иркен сула, бәхетле яшә!

2024 елның 31 мае, җомга

Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне - ел саен бөтен дөньяда 31 майда уздырыла торган тәмәке тарту белән көрәш буенча халыкара акция.        

          Наркотикларга каршы айлык һәм Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне кысаларында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән акция үткәрелде.

          Акциядә катнашучылар Балтач бистәсендә халыкка тәмәке, электрон тәмәкелә, наркотикларны, алкоголь эчемлекләр куллануның сәламәтлеккә  зыян китерүе турында  мәгълүмати буклетлар таратты. Шул ук вакытта алар белән әңгәмә  уздырылды. Яшьләрне үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм аны сакларга кирәклеге турында кинәш бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International