Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллинның соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлавы

2024 елның 25 мае, шимбә

Бүген Балтач урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнаштым. 855 бала белем алучы мәктәпнең быел 31 укучысы 11 нче сыйныфны, 88 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлады.

Мәктәп еллары гомеребезнең иң күңелле, күпме еллар үткәч тә иң сагынып искә ала торган чоры. Ул еллар быел туган мәктәпләре белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк баскан балалар күңелендә дә якты истәлек булып сакланып калсын .

Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет хыялларыгыз тормышка ашсын, кадерле укучылар!Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарны уңышлы тапшырырга насыйп булсын! Яхшы кәеф, якты киләчәк телим сезгә!

Балтач муниципаль районы башлыгы             Рамил Рәшит улы Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International