Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 17 майда «Велосипедта эшкә бару» бөтенроссия акциясенә кушылды. Балтачның «Наз» үзәге социаль хезмәткәрләре төрле авылларда эшлиләр, барысының да машиналары юк. Шуңа күрә язгы-җәйге чорда велосипед алар өчен иң уңайлы транспорт булып тора. Бу акция гражданнарны шәхси автотранспорт урынына актив хәрәкәт итү төрләрен ешрак кулланырга булыша, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен активлаштырырга ярдәм итә.