"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында район территориясендә яңа агачлар утыртылды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

"Урманнарны саклау" федераль проекты "Экология" милли проектына керә һәм 2018 елның 1 октябреннән 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.
Проект нигезендә 2024 елга Россиядә урманнарны торгызу күләме елына 1,5 млн гектарга җитәргә тиеш.
Әлеге проект кысаларында һәм халыкара үткәрелгән "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып, Балтач районы җирлекләрендә агачлар утыртылды.
Тирә-юнебезне ямьгә төрүче, сулар һавабызны чистартучы агачларны утырту - бик саваплы гамәл. Районыбызның изге күңелле кешеләре ярдәмендә 54 гектардан артык мәйданда яшь агач үсентеләре басу-кырларга, чишмә яннарына, су буйларына утыртылды.
"Хәтер бакчасы" акциясе гаилә, буыннар, ил тарихын һәм әби-бабалар батырлыгын саклап калу, киләсе буынга җиткерү гадәтен чынга ашыра.
Шушы зур һәм матур эшкә җитди карап, райондашларыбызның хезмәтен хөрмәт итеп яшәсәк иде. Бездән соң киләсе буынга да ямьле яшеллеккә күмелгән җирлегебез калсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International