Балтачның «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

7 май  көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

Директор урынбасары Лилия Гарипова социаль хезмәткәрләрне социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Бу темага: «Сак булыгыз -  мошенниклыклар» видеосы каралдылар.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәлия Ризванова  инновацион технологияләр буенча эшне активлаштыру, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында башкарылган эшләрне яктырту турында искә төшерде. Социаль хезмәткәрләргә «Озак сроклы карау системасы» бланкларының расланган формаларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатты.

Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International