Балтачның «Наз» үзәгендә «Язгы игелек атнасы» үтә

2024 елның 3 мае, җомга

Ел саен Россиядә «Язгы игелек атнасы» акциясе үткәрелә. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечеләре «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясен игълан иттеләр.   Акция кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләрендә тәртип урнаштырдылар һәм көнкүреш шартларын яхшырттылар, ишегалды территорияләрен төзекләндерәләр, чүп-чар җыештырдылар. Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәткәрләргә ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International