Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигага - 38 ел тулды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигага - 38 ел тулды. Ул җан өшеткеч вакыйгадан соң күпме генә вакыт үтсә дә, аның нәтиҗәләре белән әллә ничә буын очрашыр, күпләрне тетрәндерер. Чернобыль атом электр станциясендәге авария - һичшиксез, күләме һәм фаҗига нәтиҗәләре буенча бик зур атом - төш һәлакәтләреннән берсе.
Кичә районыбызның Ватан сакчылары паркында шушы фаҗига корбаннарын искә алу чарасы узды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды, әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбызга бүләкләр тапшырылды.
Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, сезгә чиксез хөрмәт белдерәбез һәм сезнең алда баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International