Балтач районы укучылары "Илһам " Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булдылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, яшь шагыйрьләр һәм язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.    Шубан мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Кадырова Назилә 1 нче,  Норма мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Сабирова Әдилә 1 нче, Нөнәгәр мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Нотфуллина Ильнара 2 нче, 11 нче сыйныфы укучысы Гафиуллина Ландыш 3 нче урыннар алдылар.  Кенә мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Багавиева Ландыш, Карадуган гимназиясенеӊ 7 нче сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International