Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 245 өлкән яшьтәге гражданнарга өйгә барып социаль хезмәт күрсәтәләр. Кирәк булганда, «Наз» үзәгенең социаль эш буенча белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарнын йортларында типизация үткәрү һәм социаль карамакка алу өчен баралар. «Озак вакытлы кайгыртуны кертү системасының» максаты - кайгыртуга мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын мөмкин кадәр озаграк саклау, аларның тормыш эшчәнлегенә ярдәм итү. «Наз» үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга шундый ярдәм күрсәтәләр. Социаль хезмәткәрләр «озак вакытлы карау системасы» хезмәтләрен күрсәтәләр: памперсларны алыштыралар, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ашаталар, аларга шәхси гигиена күрсәтәләр.
Шулай ук мөмкин кадәр физик активлыкны саклауда хезмәт күрсәтеләр. Моның өчен социаль хезмәткәрләр вак моторика буенча дәресләр үткәрәләр. Бу өлкән яшьтәге гражданнарның эмоциональ һәм физик хәлен яхшырта. Шулай итеп, Курочкина Фәнзилә апа 2023 елның июленнән «Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль карамакта. Социаль хезмәткәре Мәрфуга Нәҗипова вак моторика буенча дәресләр үткәрә. Яшь чагында Фәнзилә апа тальянкада уйнаган. Ул үзенең социаль хезмәткәренә мондый музыкаль инструмент табып бирүен сораган. Хәзер үзен яхшы хис иткәндә Фәнзилә апа тальян гармунда уйный. Музыка терапиясе «Наз» үзәгенең инновацион технологияләренең берсе.
Шулай итеп, Балтачның «Наз» үзәгендә «озак вакытлы кайгырту системасын» гамәлгә ашыру районыбызның ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарына яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итә, аларның актив озын гомерләрен озайтырга булыша.