Бүген ТР Балтач муниципаль районы Советы утырышы узды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач районы Советының утыз бишенче утырышы булып узды.
Утырышта киләсе мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2023 нче елгы бюджет үтәлешен раслау;

2. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2024 нче елга һәм 2025-2026 нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюдңетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 3 айлык бюджеты үтәлеше;

4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү ;

5. 2023 нче елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районы территориясендә кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау.

Көн тәртибе буенча чыгышлар тыңланганнан соң, тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International