2024 елның 10 апрелендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы активистлары белән очрашу узды. Бүгенге көндә яшьләр белән эшләү - бик мөһим юнәлеш, алар белән бер дулкында булырга, бер телдә сөйләшергә кирәк. Бүлек хезмәткәрләре ЗАГС органнары тарихы, бүлек эшчәнлеге, туй йолалары, кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, регистратор, кияү һәм кәләш ролендә дә үзләрен сынап карадылар.