2 апрельдә Балтач районы беренчеләр хәрәкәтенеӊ I слеты узды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2 нче апрель көнне «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы беренчеләр хәрәкәтенеӊ I слеты узды. 
Чарада  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм Татарстан Республикасында беренчеләр хәрәкәтенеӊ   районнар белән үзара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Абдуллина Гөлфия  Таһир кызы катнашты.


 Слетта районыбызның 21 беренчел бүлегеннән вәкилләр җыелган иде. Слет барышында алдынгылар квест-уен форматында оештырылган биремнәр башкардылар, җырладылар, биеделәр һәм еллык эш планын төзеделәр. Чараны йомгаклап, мәгариф оешмалары җирлегендә оештырылган беренчел бүлекләренә, аларныӊ актив вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Чарада катнашучыларга,  оештырырга ярдәм итүчеләргә һәм шулай ук беренчел бүлекләрне үстерергә булышучы Балтач муниципаль районы җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International