22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтач үзәк паркында “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан көндезге төркем өчен “Аҗаган” хәрби-спорт уены уздырылды.
Уен эстафета формасында үткәрелде. Катнашучылар граната ыргытуда, максатка эләгүдә, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда үзләренең осталыкларын һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
"Аҗаган" уены бөтен кешегә күтәренке һәм яхшы кәеф бүләк итте.