22 февральдә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан, Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре - «Волонтер» ирекле үзәге кураторы Наталья Сәгыйтова, директор урынбасары һәм «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте җитәкчесе Лилия Гарипова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Ганеева белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинга бардылар.
Волонтерлар ветеранны котладылар, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм озын гомер теләделәр. Очрашу бик җылы шартларда узды. Гыйльван абый кунакларга котлаулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук үзенең сугыш юлы турында сөйләде.
Ветераннарны котлау - Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр хезмәтләре өчен рәхмәтебезнең аз өлеше генә. Без аларның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз һәм горурланачакбыз!