Рубин туе

2023 елның 29 декабре, җомга

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү хакындагы Указга кул куйды. Илебездә Яңа 2024 елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Чөнки ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз, җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Шул уңайдан районыбызның күркәм гаиләләре белән таныштыруны башлап җибәрәбез. 23 декабрь көнне Балтач бистәсендә гомер кичерүче Гөлсинә Гарифҗан кызы һәм Илдус Хабибелхак улы Закировлар да рубин туйларын - бергә яшәүнең 40 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу матур гаиләне ГХАТ хезмәткәрләре, “Кайтаваз” радио хезмәткәрләре тәбрикләп узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International