29 декабрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина барлык социаль хезмәткәрләрне яңа ел белән котлады, гыйнвар каникулларында социаль хезмәтләр алучыларны контрольдә тотуны, социаль хезмәтләр алучыларга аерым игътибар бирүне искә төшерде.
«Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова социаль хезмәтләр алучыларның йортларында янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерде.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.