20 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Һөнәре буенча иң яхшысы»республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс традицион рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.
Аның максаты – иң яхшы эшчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Моннан тыш, конкурс һөнәри күнекмәләрне формалаштыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен арттыру өчен мәйданчык булдыра.
Иң яхшыларны берничә номинациядә бүләкләделәр, араларында районыбызда намуслы хезмәт куйган белгечләр дә бар. Алар:
"Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы"
1 урын - Фазлыев Искәндәр Илһам улы, ("Борнак" ҖЧҖ)
2 урын - Шәрифуллин Илшат Гали улы, ("Яңа тормыш" АХҖ)
"Иң яхшы агроном"
1 урын - Максимов Максим Юрьевич, ('Кызыл Юл" АХҖ)
2 урын - Хәкимов Фирдүс Фидаил улы, ("Татарстан" ҖЧҖ)
"Иң яхшы машина саву операторы»
1 урын - Никитин Антон Валентинович, ("Труд" ҖЧҖ)
2 урын - Хәкимҗанов Фирзәр Фәрит улы, ("Якты Юл" ҖЧҖ)
"Иң яхшы ветеринария табибы"
2 урын - Шакиров Гаделҗан Фирзәт улы, ("Смәел"ҖЧҖ)
"Иң яхшы ветеринария фельдшеры"
2 урын - Минһаҗев Илнур Илдус улы, ("Татарстан" ҖЧҖ)
3 урын - Вәлиев Дилүс Идиал улы, ("Балтач РГВО" ДБУ)