Балтач районы башлыгының ЗАГС хезмәткәрләре көне белән котлавы

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

18 декабрь – ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көне.
Россия Федерациясе ЗАГС органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне "Гражданлык хәле актларын язу" турында декрет кабул ителә.

ЗАГС хезмәткәре булу – бик уникаль һөнәр. Алар көн саен кеше тормышындагы төрле вакыйгаларның шаһите була, никахларны да рәсмиләштерә, сабыйлар туу шатлыгын да уртаклаша. Якыннарын югалту ачысын кичергән, гаиләләре тормыш кыяларына бәрелеп таркалырга мәҗбүр булган кешеләр дә ЗАГС органы ишеген шакый. Әлеге мөрәҗәгатьләр бүлекнең өчен көндәлек эш режимын тәшкил итә. Район ЗАГС органы хезмәткәрләре төп хезмәт юнәлешләреннән кала, районкүләм узучы төрле чараларда да актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирә.

106 еллык тарихы булган Балтач районы ЗАГС бүлегендә Җәләлев Әхмәт, Җәләлев Рәфхәт, Мөэминов Мөхәммәд, Ибраһимова Хәдичә, Хәсәнова Нәкыя, Йосыпова Бибинур, Зарипова Разия, Хәкимҗанова Фирая намуслы хезмәт белән якты эз калдырган шәхесләр.

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, Сезне, ихлас күңелдән тәбрик итәм, сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим. Сез җирлегебезнең һәр гаиләсенең барлыкка килүенең башлангычында торасыз, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә аларның законлы хокукларын тәэмин итү буенча максатчан эш алып барасыз. Һөнәри тәҗрибәгез, кешелеклелек сыйфатларыгыз – үз эшегезгә бирелгәнлек, башкалар кайгысын, шатлыгын уртаклашуга сәләт, изге күңелле булуыгыз – Сезгә бүлек алдында торган бурычларны тиешле таләпләр нигезендә үтәүгә булышлык итә. Киләчәктә дә үзегезгә йөкләтелгән мәсьәләләрне җаваплылык һәм һөнәри осталык белән башкарырга насыйп булсын. Бәйрәм белән!

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International