Чепья балалар бакчасы базасында «Туган удмурт телендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурста республиканың өч районы — Әгерҗе, Балтач һәм Кукмарадан тәрбиячеләр катнашты.
Чепья балалар бакчасы музыка җитәкчесе Тарасова Лариса Николаевна беренче урын яулады. Котлыйбыз. Финалда уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Барлык катнашучылар да Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.