Бүген "Хыял" яшьләр үзәгендә Республика волонтерлык үзәге һәм Алдынгылар хәрәкәте командасы катнашында "Волонтер, волонтерлык оешмалары, үзара эш итү ысуллары" дигән семинар узды. Әлеге чарада районыбыз волонтерлары һәм мәктәп учрежденияләрендә волонтерлык өчен җаваплы кешеләр катнашты.