9 нчы октябрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Очрашу кысаларында «Наз» үзәге белгече Гүзәл Калимуллина социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде, анда катнашучыларны социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.