Район башлыгының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә  үзләренең хәләл хезмәтләре, тырышлыклары бәрабәренә эшле һәм ашлы булып, тормыш-көнкүрешләрешне, ил табынын икмәкле-сөтле, мул ризыклы  итәргә бар куәтен биреп, намус белән эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнә. 

Балтач районы, нигездә, авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча махсуслашкан район буларак, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне –  районыбызның җирле халкы өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Төбәгебездә яшәүче халык элек-электән ата-бабаларыбыз рухын, көч-куәтен лаеклы рәвештә буыннардан-буыннарга илтүче хезмәт алдынгылары булулары белән данлыклы. Бүгенге яшәешебездә дә буыннар алмашы буенча күчеп баручы үз туган туфрагыңа чиксез хөрмәт-ярату, тәрбия хисләре көч-дәрәҗәсен югалтмый.

Агымдагы хезмәт елында да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмадылар, яхшыга өмет тотып, үз эшләрен һәрвакыттагыча намус белән башкардылар. Амбар хуҗалыкларына кайтарып бушатылган алтын башаклар муллыгына, күмәк хуҗалыклар исәбендәге һәр баш терлектән мул продукция алуга ирешү өчен, районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшләүче һәрбер игенче-механизаторның, терлекчеләрнең  һәм савымчыларның фидакарь хезмәте кирәк. 

Игенче- механизаторларның, шофер егетләрнең олы хезмәте - район күмәк хуҗалыклары амбар алларын тулыландырган 103 мең 882 тонна ашлык муллыгында,  мул сөт җитештерүнең төп алшарты булып торучы сыйфатлы терлек азыгы - 176 мең тонна сенаж, 19 мең 217 тонна печән, 156 мең тонна силоста ачык чагылыш ала.

Икътисадның төп нигез ташларының берсе булган терлекчелек тармагында да күрсәткечләр үсештә. Агымдагы елның 9 аенда терлекче-савымчыларның фидакарь хезмәте белән районда тулаем 5 мең 563 тонна ит һәм 92 мең 692 тонна сөт җитештерелде. 

Хезмәтсөяр райондашларыбызның фидакарьлеге, тырышлыгы һәр җирдә чагылыш таба, күренекле хезмәт нәтиҗәләре район-республикабызның  тотрыклы үсешенә дә йогынты ясый. Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән фидакарь хезмәтчәннәрнең һәрберсе үз урыннарында алыштыргысыз һәм иң ихтирамлы кешеләр. Бүгенге күркәм бәйрәмгә катнашы булган һәр райондашыбызга саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет, тыныч тормыш, хәерле хезмәт көннәре насыйп булсын!

 

Балтач муниципаль районы башлыгы   Р. Р. Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International