Балтачта яшәүчеләр фотосессиядә катнашалар

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтачта яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен фотосессия узды, аны «Наз» үзәге өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре оештырдылар. Мондый чараны якынлашып килүче Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрергә булдылар.

Фотосессия социаль хезмәт алучыларга иҗади шәхесләр буларак ачылырга, үзләренең мөһимлеген тоярга һәм аңларга мөмкинлек бирә. Өлкән  яштәге кешеләргә бу чара ошый, алар чарада бик теләп катнашалар.  Матур фотолар аларга истәлек булып кала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International