Быелгы уку елыннан районныӊ 100 дән артык укучы белем ала торган 11 мәктәбендә тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча директор киңәшчеләре штатлары булдырылды. Тәрбия процессына катнашучыларның барысының да тыгыз хезмәттәшлеге яшьләрнең булган проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк дип ышанабыз.