Бүген - 8 сентябрьдә Россия финансисты көне билгеләп үтелә.
Илнең һәм, гомумән, төрле тармакларның икътисади үсеше финанс системасыннан башка мөмкин түгел. Аның нәтиҗәле эшләве – ул территорияләрнең ышанычлы һәм тотрыклы үсеше, хуҗалык эшчәнлегенең нык нигезе булып тора. Республикабызның да күп кенә социаль-икътисади үсеш күрсәткечләр буенча алгы позициядә булуы, республика проектларын һәм төрле программаларны уңышлы гамәлгә ашыруда финанс тотрыклылыгы саклану – республикада финанс системасының нәтиҗәлелеген күрсәтә. Финансчыларның көндәлек тырыш хезмәте монда зур роль уйный, районыбызда финанс системасында хезмәт куючылар катлаулы бурычлардан курыкмыйлар, сыйфатлы нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куялар.
Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт һәм коммерция банкларында хезмәт куючылар! Сезне, ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Гадел хезмәтегез, үз бурычларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә хезмәтегезгә җаваплы караш, намуслылык, гаделлек, төгәллек кимемәсен. Керемнәрне туплау, уйланылган, максатчан чыгымнар, яңа проектлар өчен бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергиягыз артып торсын. Гаиләләрегездә иминлек, бөтенлек булсын, чын күңелдән сезгә киләчәктә дә һөнәри үсеш, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.