7 нче сентябрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 2023 елда социаль өлкә хезмәткәрләре өчен санатор-курорт ялга сертификатлар бирү нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул шулай ук җылыту сезонына әзерлек турында да искә төшерде.
Очрашу кысаларында «Наз» үзәге директоры Фәния Йосупова экстремизм һәм терроризмны профилактикалау чаралары турында сөйләде,. Аннары директор социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде, анда катнашучыларны социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галимуллина социаль хезмәтләр алучылар, социаль хезмәткәрләр арасында финанслар буенча алдауны профилактикалау чаралары турында сөйләде .
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Лилия Гарипова янгын куркынычсызлык чаралары турында сөйләп узды. Янгын булмасын өчен вакытында чаралар күрергә кушты.
Социаль хезмәткәрләрнең укуы аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.