Балтач районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәрәңге җыя башладылар

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә авыл кешесе икенче икмәк - бәрәңге уңышын җыйнап алу белән мәшгүль. 🥔🥔🥔Җырларда: "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге",- дип җырласак та, әлеге ризык өстәлләребезгә килгәнче шактый хезмәт куярга кирәк.

Бүген районыбызның "Тимирязев" исемендәге хуҗалыкта да бәрәңге ала башладылар.Күп хуҗалыклар бәрәңге утыртмый хәзер. Районда бары тик 2 хуҗалыкта "Татарстан" һәм "Тимирязев" исемендәге хуҗалыкта гына гына үстерелә ул.

Быел тимирязевлылар үз ихтыяҗлары ашханәгә һәм ярминкәләрдә тәкъдим итү өчен генә утыртканнар. Билгеле, күпме мәйданда утыртсаң да үстергән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыйнап алу теләге авыл җирендә, авыл тормышы белән яшәгән һәркемнең канына сеңгәндер.

Менә бүген дә бәрәңге басуларында хезмәт кайный. Тимирязевлыларга ярдәмгә агросәнәгать көллияте студентлары, бюджет хезмәткәрләре дә килде. Хуҗалык хезмәтчәннәре дә тырышып хезмәт куя. Бәрәңгенең "Гала" сортын үстергәннәр. Уңыш чыгышы да яхшы, гектарыннан 280 центнер бәрәңге алабыз - ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев.

Хуҗалыкта эш яхшы оештырылган, бердәм, дус коллектив булып эшлиләр. Алга таба да хезмәт темпы кимемәсен, бәрәкәтле көннәр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International