Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе
27 август көнне Мәдәният үзәгендә Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Рамил Рашит улы, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, Балтач муниципаль район башкарма комитеты башлыгының урынбасары Зәкиев Вакыйф Мансур улы катнаштылар. Шулай ук утырышта муниципаль җирлекләре башлыклары, Балтач район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре (яшьләр һәм спорт бүлеге, социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау бүлеге, мәдәният бүлеге, финанс бюджет палатасы), район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, прокуратура хезмәткәрләре, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, мәгариф идарәсе блегечләре, райондагы мәгариф учрежденияләре җитәкчелеге, мәгариф ветераннары, мәктәпкәчә тәрбия, урта башлангыч, өстәмә белем бирү педагоглары, җәмагатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаштылар.
Утырышның төп өлеше Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының “Балтач районы муниципаль мәгариф системасы: белем бирүне оештыруда яңа технологияләр һәм үсеш мөмкинлекләре” темасына доклады булды.
Киңәшмәдә шулай ук Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Нөнәгәр урта мәктәбе директор урынбасары Хәбибуллина Рәйсә Харис кызы, Кече Лызи балалар бакчасы мөдире Солтанова Люция Хәмит кызы, Урта Көшкәт урта мәктәбе директоры Никитин Владислав Васильевич, Пыжмара урта мәктәбе директоры Рахматуллин Тәбрик Васыйл улы чыгыш ясадылар. Утырышның рәсми өлеше резолюция кабул итү белән тәмамланды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә гомерләрен мәгарифкә багышлаган пенсия яшенә җитүче мөгаллимнәрне һәм әле генә уку йортларын тәмамлап кайтып эшкә урнашкан яшь укытучыларны котладылар.