Бүген район Советының утырышлар залында Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының егерме тугызынчы утырышы узды. Сессия утырышын муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов алып барды.
Утырышның көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр:
1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында;
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Кече Лызи авыл җирлегендә урнашкан территорияләрне планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында;
3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Кече Лызи авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.